27 октябрь 2025 материаллары
- 
                        
                            ЯңалыкларРеспубликада еллык инфляция артканТатарстан Республикасында 2025 елның сентябрендә бәяләр август белән чагыштырганда 0,76 процентка арту турында Татарстан Республикасы буенча Милли банк хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстандагы автозаправка станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгын тикшерәчәкләрБүген, 27 октябрьдә, Татарстанда автозаправка станцияләрендә һәм нефть базаларында сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын мониторинглау айлыгы башланды. Тикшерүләр 27 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр итте «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күптөрле чаралар узачак1-8 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары сериясе узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазанда унынчы этнографик диктант үткәреләчәкЮбилей, унынчы Бөтенроссия этнографик диктант 1-8 ноябрь көннәрендә узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, социаль мәсьәләләр буенча җаваплы Азат Абзалов хәбәр итте. 
- 
                        
                            Яңалыклар3, 4 һәм 6 ноябрьдә муниципаль парковкалар бушлай булачакКазанда шәһәр парковкалары бәйрәм көннәрендә, 3, 4 һәм 6 ноябрьдә, шулай ук өстәмә ял көннәрен күчерү аркасында эшләми торган көннәрдә бушлай булачак. 
- 
                        
                            Яңалыклар«Мәрхәмәт»: Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләр өчен хәйрия бәйрәме узачак28 октябрь 2025 елда, Татарстан Республикасының матур Биектау районында, заманча «Саф» глэмпингы территориясендә «Мәрхәмәт» исемле хәйрия чарасы узачак. Оештыручылар – изге эшләр волонтерлары, аларның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 40 гаиләгә онытылмаслык көн бүләк итү. 
- 
                        
                            ЯңалыкларПутин СВО зонасында хезмәт итүчеләргә айлык түләүләр раслаганРоссия Президенты Владимир Путин “Ветераннар турында” законга төзәтмәләрне имзалаган. Бу хакта «РИА Норвости” хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларИлсур Метшин: «Халык ясалма интеллекттан киңәш сорый, ә унитаз белән ничек эш итәргә белми»Казанның «Водоканал» МУП хезмәткәрләре тугыз ай эчендә шәхси гигиена әйберләре һәм салфеткалар аркасында барлыкка килгән 13 меңнән артык канализация чүп-чарларын чистарткан. Бу көнгә якынча 50 очрак туры килә, дип хәбәр итте предприятие генераль директоры Рөстәм Абдулхаков шәһәр хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә. 
- 
                        
                            ҖәмгыятьБабай, ышанма алай! Пенсионерны алдаган өчен җаваплылыкны көчәйтергә җыеналарПенсионерны алдаган өчен җаваплылыкны көчәйтергә кирәк! Россия Дәүләт Думасы депутатлары мошенникларга кагылышлы шундый закон проекты тәкъдим иткән. Ул кабул ителсә, илдә мошенниклар тарафыннан алданып, ярык тагарак янында калган өлкәннәр дә азаер иде, дип өметләнә проект авторлары.   
- 
                        
                            ҖәмгыятьБер сәгатьтә өлгерәсе: белгечләр инсультның куркыныч билгеләрен атадыБеренче билгеләре күренүгә үк табиб чакыртасы! Ярдәм никадәр озаграк килсә, кешенең үлеме дә шулкадәр тизрәк якыная. Инсульт булган кешенең гомерен саклап калу өчен табиблар иң беренче чиратта әнә шушы кагыйдәне истә тотарга куша. 
- 
                        
                            Рәшит ФәтхрахмановБудапешт: очрашу буламы, юкмы?Россия–Америка мөнәсәбәтләрендә үткән атнада кискен борылыш булды. Путинның Трамп белән телефоннан сөйләшүеннән соң Украина конфликты тукталыр кебек булган иде. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТүбән Кама авылларында илкүләм проект буенча китапханәләрне яңартуга 16 миллион сум биреләчәкТүбән Кама районының Шәңгәлче һәм Ташлык авылларында китапханәләрне яңартуга федераль бюджеттан 8әр миллион сум биреләчәк. Эшләрне “Гаилә” илкүләм проекты нигезендә башкару каралган, дип хәбәр иткән муниципалитет башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы итеп Алия Заһидуллина билгеләндеАлия Заһидуллина Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов: «Үзмәшгульләр саны артты, әмма алар арасында мошенниклык очраклары күп»Татарстанда рәсми булмаган хезмәт базарын кыскартырга, ә «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү комиссияләре эшчәнлеге кысаларында физик затлар кеременә салым буенча бурычлар белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шундый йөкләмәләр бирде. Бу хакта Татар-информ яза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов: «Алга таба үсеш юлларын бергәләп карарга кирәк»2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларына салым керемнәре 1 трлн 201 млрд. сум тәшкил иткән.